|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» II Республика фәнни-педагогик конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс 2024 елның 9 сентябреннән 2024 елның 30 октябренә кадәр педагогларның һәм тикшеренүчеләрнең фәнни-педагогик активлыгын арттыру һәм потенциалын ачу, Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре арасында фәнни-педагогик тәҗрибә уртаклашу максатларында узды.
2024 елның 28 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы «Яңартылган төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият һәм (яки) ТР дәүләт (татар) теле» предмет өлкәсен укытуның актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Башкарма комитетының мәгариф идарәсе базасында узды.
2024 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Норлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республика инструктив-методик семинары узды, анда табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге фәннәрне укыту методикасын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрендә белем бирү эшчәнлеген оештыруга якын килүләр турында фикер алыштылар.
2024 елның 24 октябрендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).